2017 нчы елның 17 нчы гыйнвар көненә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 4320 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 110 кешегә азрак.
Шулай ук, Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Кама Аланы һәм Менделеевскта
эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 1691, 1112, 684, 240 һәм 95 эшсез граждан теркәлгән.
Моның белән беррәтән, Алабугада һәм Чистайда эшсезләр саны артуы күзәтелә.