Татарстан Җөмһүрияте Президенты каршындагы физик мөмкинлекләре чикле булган гражданнарның эшләре буенча Шура утырышы беркетмәсен үтәү кысаларында, бүген Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетында киңәшмә узды. Биредә шәһәр башкарма комитетының җитәкче урынбасары Кропотова Н.А. һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры Быданова Т.А. катнашты. Киңәшмә физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру, шул исәптән квоталы хезмәт урыннары билгеләүгә багышланган иде.
Үзенең чыгышында Кропотова Н.А. шуны ассызыклап үтте: “Мәшгульлек программалары төрле булуга карамастан, физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә урнаштыру катлаулы мәсьәлә булып кала. Шул исәптән норматив-хокук актларына да үзгәрешләр кертелә. Бу, оешмаларга билгеләнгән махсус квоталы эш урыннарына да кагыла, чөнки әлеге урыннарга оешмалар физик мөмкинлекләре чикле гражданнарны эшкә алырга тиеш”.
Шулай ук, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге директоры бүгенге көндә гамәлдә булган мәшгульлек программалары турында сөйләде, киңәшмә барышында төрле сорауларга җавап бирде.