Шушы көннәрдә Кукмара муниципаль районы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре район шифаханасендә йөкле хатын-кызлар белән очрашу үткәрде.
Чараның темасы булып “Бала өчен гаилә...” торды. Очрашу кысаларында эмоциональ һәм физик яктан гаилә өчен бала әһәмияте турында әнгәмә корылды, буклетлар өләшенелде.