Шушы көннәрдә Апас "Рассвет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга комплекслы социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре район газетасы редакциясенә экскурсия оештырды. Оештырган чарада тулы, күп балалы, тулы булмаган һәм аз керемле гаиләләрдән 26 бала катнашты.
Экскурсиянең максаты булып балигъ булмаганнарда танып-белү һәм эмоциональ сферасын киңәйтү торды.
Очрашу район газетасы баш редакторы Гүзәл Хилавиеваның чыгышы белән башланып китте. Шулай ук, чара барышында балалар газетаның ничек басылуын күзәтте.