Кичә Казан шәһәре Вахитов районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе узды.
Чарада 5 предприятие һәм оешмаларның кадрлар хезмәте вәкилләре 477 вакансия тәкъдим итте, шул исәптән 467 вакансия эшче һөнәрләр буенча.
Ярминкәгә 319 эш эзләүче килгән, шуларның 26сы алга таба эшкә урнашу өчен юлламалар алган.