"Мәрхәмәтлек утравы" проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән акция узды.
2 нче февраль көнне Арча районында Министрлык карамагындагы оешмаларның 2016 нчы еллык эш нәтиҗәләре буенча коллектив йомгаклау җыелышы булып узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Р.И. та катнашты.
Шушы көннәрдә Балтач районында "Волонтер" үзәге активистлары "Кошларга күчтәнәч" акциясе үткәрде.
Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары Чепья гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча "Минем караш" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Шушы көннәрдә предприятие-оешмаларның отчет җыелышлары узды. Идарә җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова искәрткәнчә, ярдәм сорап килүчеләр аз түгел. Узган елны 80 961 кеше мөрәҗәгать иткән.
Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә 2016 елның нәтиҗәләре буенча хисап җыелышы узды.
Кичә мобиль бригадасы кысаларында "Тәтеш балкышы" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге белгечләре Сюндюков авыл җирлегендә булып кайтты
Туганнары эзләү, югалган элемтәләрне торгызу, өлкәннәргә якыннары һәм якташлары белән аралашырга ярдәм итү – Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының эшендә иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора
Татарстан Республикасы балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют карамагындагы балалар Казанда хәйрия фәнни-күңел ачу экскурсиясендә булды.
2017 нче елның 2 нче февралендә Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы һәм психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “ Минем әкиятләр ” дигән темага дәрес үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 18 кеше катнашты.