Әлмәттә социаль яклау идарәсенең отчет җыелышы узды

2017 елның 3 феврале, җомга

Шушы көннәрдә предприятие-оешмаларның отчет җыелышлары узды. Идарә җитәкчесе Кадрия Гыйматдинова искәрткәнчә, ярдәм сорап килүчеләр аз түгел. Узган елны 80 961 кеше мөрәҗәгать иткән.

Торак белән тәэмин итү буенча да районда максатчан эшләр алып барыла. Инвалидлар декадасы вакытында 20 гаилә барлык уңайлыклары булган фатирлар белән тәэмин ителгән иде. Социаль яклау идарәсе “Опека” халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм “Ветеран” инвалидларны тернәкләндерү үзәге эшчәнлекләре дә контрольлек итә.

Социаль яклау эшчәнлегенә уңай бәя бирелде. Ветераннар советы рәисе Василий Самойлов шәһәрдә һәм авыл җирлекләрендә барган җыелышларда идарә адресына бер генә тәнкыйть сүзе дә яңгырамавын җиткерде. Район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова социаль яклау идарәсенең алга куелган бурычны аңлап, бердәм команда булып, сыйфатлы эшләвен билгеләп үтте.   Азактан фидакарьләргә мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International