2017 нче елның 2 нче февралендә Яр Чаллы “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтү хезмәткәре Рәмзия Гайнетдин кызы һәм психолог Мәдинә Мөһәмәт кызы “ Минем әкиятләр ” дигән темага дәрес үткәрде. Чарада мөмкинлекләре чикләнгән 18 кеше катнашты.
Чараның максаты булып иҗади фикерләүне, аналитик сәләтне һәм гомумкешелек кыйммәтләрен активлаштыру торды.
Заманча социаль-психологик технологияләр кулланып, катнашучыларга әкияттәгечә төрле төстәге эшләпәлар булдырырга мөмкинлек бирелде. Бу әкияттә төрле тормыш хәлләре яктыртылды.