Бүген Балтач "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге педагоглары Чепья гомуми белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучылары арасында хокук бозуларны профилактикалау буенча "Минем караш" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Чара яшүсмерләрне төп россия законнары белән таныштыру максатыннан оештырылды.
Дәрес барышында педагоглар юридик терминнар, законнар турында хәбәр итте.