Арчада Министрлык карамагындагы оешмаларның йомгаклау җыелышы узды

2017 елның 3 феврале, җомга

2 нче февраль көнне Арча районында  Министрлык карамагындагы  оешмаларның 2016 нчы еллык эш  нәтиҗәләре буенча   коллектив йомгаклау җыелышы булып узды. Җыелышта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары  Гарифҗанов Р.И. та катнашты.

Җыелышны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Аглиев И.К. башлап җибәрде. Ул социаль яклау бүлеге эшчәнлеге нәтиҗәләре  һәм  2017 нчы елга бурычлар белән таныштырды. Шулай ук башкарылган эшләр буенча  “Мәрхәмәтлек” үзәге директоры Гатауллина Л.Н., “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре  чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Никашина Ф.И., Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт директоры  Тухватуллин Г.Г, Яңа Чуриле психоневрологик интернат-йорты директоры Гарипов Р.М. чыгыш ясады.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International