Туганнары эзләү, югалган элемтәләрне торгызу, өлкәннәргә якыннары һәм якташлары белән аралашырга ярдәм итү – Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының эшендә иң мөһим юнәлешләренең берсе булып тора
"Туган як" программа кысаларында өлкән кешеләр даими рәвештә якташлары янына, туган ягына кайта.
Туганнар белән аралашу интернет аша алып барыла. Мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераны Клавдия Мирошникова Украинада яшәүче сеңлесен табып аның белән интернет аша элемтәдә тора.
“Өлкән яшьтәге кешене гаиләгә алу” пилот проекты кысаларында, 2017 елның гыйнвар ахырында Елена Бакированы Яр Чаллыда гаилә кармагына алалар.