"Мәрхәмәтлек утравы" проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Кошлар ашханәсе" дип исемләнгән акция узды.
"Алтын яшь" отряды активистлары пластик шешә, картон, кәгазьдән кошлар өчен җимлекләр әзерләде.
Интернат-йорт белгече Александра Окунева сүзләренчә, акциянең киләсе этабы булып Александровский паркында җимлекләр урнаштыру торачак.