Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үткәрелгән киңәйтелгән утырышында катнашты. Биредә һәм Татарстанның тагын 17 приютында “Бергә булдырачакбыз” проекты гамәлгә ашырыла.
2017 нчы елның 14 нче март көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1737 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 5 кешегә азрак.
Ике Казанның ике интернат-мәктәбендә һәм лейкемия авырулы балаларга ярдәм итү Татарстан Республикасының төбәк иҗтимагый хәйрия фондының балалар хосписында "Татармультфильм" студиясе "Мирас угы" анимацион фильмын күрсәтәчәк.
2017 нче елның 14 нче мартында Яр Чаллы шәһәре “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә Чистай шәһәре "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йортыннан коляскаларда йөрүче инвалидлар һәм хезмәткәрләр килде.
ТАССР оешканга 100 ел тулу уңаеннан Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге дефектологы "Татарстан – безнең уртак йортыбыз" дип исемләнгән чара оештырды.
Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясеның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре «41-нче һөнәр көллияте » белән берлектә «Белем алу-һәркем өчен» дип исемләнгән чара уздырды.
Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.
"Шәфкатьлелек утрауы" проекты кысаларында Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты иҗат коллективы Яр Чаллы интернат-йортына концерт программасы белән барды.
"Туган як" программасы кысаларында Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре лекцияләр үткәрә.
Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә түгәрәк өстәл утырышы узды.