Татарстанның моношәһәрләрендә эшсезләр саны үзгәрде

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

2017 нчы елның 14 нче март көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1737 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 5 кешегә азрак.

Шулай итеп, Яр Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% күрсәткечендә саклана.

Шулай ук, Яшел Үзән һәм Алабугада эшсезләр саны кимегән. Соңгы мәгълүматларга килгәндә, әлеге моношәһәрләрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 683 һәм 488 эшсез граждан теркәлгән.

Моның белән беррәтән, Түбән Камада 5, Чистайда 44, Кама Аланында 9, Менделеевскта 17 кешегә рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International