Яңа Савин районында вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 15 марты, чәршәмбе

Бүген Казан шәһәре Яңа Савин районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакансияләр ярминкәсе узды.

Чарада түбәндәге дүрт предприятиенең кадрлар хезмәте хезмәткәрләре катнашты: «АК Барс аптеки» ҖЧҖ, «ППФ страхование жизни» ҖЧҖ, Елизарова ШЭ, "Инвест плюс" ҖЧҖ.

Эшкә урнашырга теләк белдерүчеләргә иминиятләштерү буенча консультант, табиб-невролог, табиб-хирург, табиб-отоларинголог, табиб-стоматолог, иминиятләштерү буенча белгеч, урам себерүче, балта остасы кебек белгечлекләр буенча вакансияләр тәкъдим ителде.

Ярминкәгә 93 кеше килде, шуларның 76на халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре консультация бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International