Бүген ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Питрәч “Шатлык” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында үткәрелгән киңәйтелгән утырышында катнашты. Биредә һәм Татарстанның тагын 17 приютында “Бергә булдырачакбыз” проекты гамәлгә ашырыла.
Шунысын да әйтергә кирәк, “Бергә булдырачакбыз” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында яшәү шартларын булдыруга юнәлдерелгән.
Бүгенге көндә барлык приютларда проектын гамәлгә ашыру кысаларында учреждениене яңарту буенча планнар эшләнгән.
Питрәч "Шатлык" приютында “Бергә булдырачакбыз” проектын гамәлгә ашыру турында приют директоры Резеда Хәлилова сөйләде.