"Туган як" программасы кысаларында Норлат "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре һәм социаль хезмәткәрләре лекцияләр үткәрә.
"Яңалык белеп яки үткәннәрне искә төшереп, үзәк карамагындагылар үз туган ягының матурлыгы һәм байлыгы турында горурлык хисе белән сөйли. Чөнки Норлат районының күп кенә мәдәният һәйкәлләре һәм күренекле эшлеклеләр гасырлар тарихын йөртә”, – - дип билгеләп үтте социаль эш буенча белгеч Гөлүсә Сәгыйрова.