Казан халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном учреждениясеның Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү булеге хезмәткәрләре «41-нче һөнәр көллияте » белән берлектә «Белем алу-һәркем өчен» дип исемләнгән чара уздырды.
Әлеге чарада социаль ярдәм күрсәтүгә мохтаҗ гаиләләрдә тәрбияләнүче балигъ булмаган 14-16 яшьлек балалар һәм аларның ата-аналары катнашты.
Чара барышында балалар һәм ата-аналар һөнәрләр белән танышты, һөнәри укытуга кызыксыну белдерде.