Шушы көннәрдә Кукмара "Тылсым" халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең "Наз" социаль-тернәкләндерү бүлегендә түгәрәк өстәл утырышы узды.
Чарада Кукмара районы прокуроры Ришат Шакиров, социаль мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Рузалия Галиева, социаль яклау бүлеге башлыгыгы Светлана Җамалиева, район инвалидлар җәмгыяте рәисе Равил Нигъмәтҗанов, баш табиб урынбасары Нурзидә Зарипова, №30 даруханә мөдире Земфира Хуҗина, район ветераннар советы рәисе Мияссар Мансуров, "Шәфкать" мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Роза Фазлыева һәм "Тылсым" үзәге директоры Нурсөя Мөбәрәкова катнашты.
Утырыш барышында инвалидлар өчен шифаханәләргә бушлай юлламалар, бушлай медикаментлар алу һәм башка сораулар каралды.