Кайбыч районында “Аеклык – бәхетле гаиләгә беренче адым” ведомствоара кампаниясен тормышка ашыру дәвам итә

2017 елның 21 марты, сишәмбе

“Аеклык – бәхетле гаиләгә беренче адым” ведомствоара кампаниясе кысаларында Кайбыч районы Зур Русаково авылында чираттагы күчмә чара оештырылды.

Әлеге кампаниянең максаты элеккечә – халык арасында сәламәт яшәү рәвеше формалаштыру. Исегезгә төшерәбез, кампанияне үткәрү инициаторы булып район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, оештыручысы булып халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль яклау бүлеге һәм балигъ булмаганнарның эше һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе торды.

Чарага авыл җирлегенең социаль куркыныч һәм авыр тормыш хәлендә калган, шулай ук, күп балалы 16 гаилә чакырылды.

Үз чыгышларында кампания вәкилләре яшьләрнең спорт, актив тормыш белән мәшгульлеген, сәламәт яшәү рәвешен алып баруын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International