2017 елда Азнакай районында “Һөнәргә кереш” проекты старт алды. Әлеге проект үз эченә мәктәп укучыларына һөнәри юнәлеш бирү, "Бизнес нигезләре" программасы буенча һөнәри әзерлекне ала.
Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре сүзләренчә, бу проект “2014 – 2020 елларга Татарстан Республикасы халкын эш белән тәэмин итү” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла.
Казан кооператив институты укытучылары мәктәп укучыларына бизнес-планнарның ничек эшләнүе турында сөйли, эшлекле сөйләшүләр алып барырга өйрәтә.