21 нче март көнне ел саен бар җирдә Халыкара Даун синдромлы кешеләр көне билгеләп үтелә.
“Наз” үзәге социаль эшләр белгече Олеся Закирова, социаль педагогы Гөлшат Сәләхова, “Волонтер” үзәге активисты белән берлектә даун синдромы белән авыручы мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып кайтты.
Чара кысаларында белгечләр балаларга йомшак уенчык, күчтәнәчләр бүләк итте, яраткан уенчыклары, якыннары хакында әңгәмә үткәрде, әти-әниләре белән берлектә “Наз” үзәгендә урнашкан уен бүлмәсенә (лекотека) шөгыльләнергә чакырды.
Моннан тыш, “Кемнәр алар кояш кешеләре?” дип исемләнгән түгәрәк өстәл артында әңгәмә уздырылды.
Бу чараның максаты булып даун синдромы булган кешеләргә ярдәм итү торды. Әңгәмә башында психолог Сидорова Елена “кояшлы кешеләр”нең үсеш үзенчәлекләре, аларда килеп чыккан мәшәкатьләрне чишү юлларын аңлатып китте.
Чара ахырында катнашучылар үзләренең фикерләре белән уртаклашты, биредә алган фикерләрен туганнары, танышлары белән дә уртаклашырга уйлады.