Питрәч “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Яхшы сәламәтлек тормышка еллар өсти” дигән тема астында әңгәмә үткәрде.
Чараның максаты булып сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау торды.
Уен барышында балаларда коллективлык, бердәмлелек хисе формалашты. Балалар үзләрен тәртипле, кыю, үҗәт итеп күрсәтергә тырышты. Сәламәт рух ярышы чагылды.
Мондый чараларда катнашып, балаларда сәламәт яшәү рәвешенең тулы принципларына һәм кагыйдәләренә нигез салына. Физик формада булу максатыннан физиккультура белән шөгельләнергә омтылыш арта.