2017 нче елның 21 нче мартында “Чиста ишегалды” исемле волонтер проекты кысаларында Арча “Мәрхәмәтлек үзәге” психологы һәм кураторы Миләүшә Шәесламова белән берлектә “Арча шәһәре волонтерлары” үзәге активистлары ялгыз пенсионерларның ишегалларын кардан чистарту акциясе үткәрде.
Волонтерлар йорт яннарын кардан чистартты һәм тәртипкә китерде.