ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2017 ел
дүшәмбе

Эшкә урнашуда ярдәм күрсәтү максатыннан Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарны төрле белгечлекләргә өйрәтәләр.

 

Бүген Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева социаль хезмәт алучылар өчен күңел ачу чарасы үткәрде.

 

                          

Идел Буе федераль округында  Россия Федерациясе Президентының вәкаләтле вәкиле боерыгы нигезендә Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорт белгечләре тарафыннан кадет корпусына туплау турында мәгълүмати очрашу үткәрелде.

 

 

Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре һәм волонтерлар белән бергә сыерчык оясы ясады.

 

2017 елның 6 апрелендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22  йорт адресы буенча КАМАЗ мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәркүләм буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара сәгать 10да башланачак.

 

Шушы көннәрдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты балалар йорты карамагындагылар белән очрашты.

 

4 апрельдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узачак. Чарада "РФ сәнәгать объектларын саклау ведомствосы" Идел буе федераль округы буенча федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре катнашачак.

 

Бүген Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Шәхси ресурслар белән эш” темасына “Медитация” клубының практик дәресен үткәрде.

 

 

Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен СТВ-Медиа телекомпаниясенә һәм "Джойта" кондитер фабрикасына экскурсия оештырды.

 

“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яр Чаллы “Профкам” ҖЧҖ директоры Руслан Тимербаев ярдәме белән учреждениянең "кунак бүлмәсе"ндә косметик ремонт үткәрелде. Шулай ук, ТР буенча тикшерү идарәсе комитетының Алабуга шәһәрендәге тикшерү бүлеге подполковнигы Константин Ачаев газета-журнал өстәле һәм чәй сервизы алып бирде.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International