2017 елның 6 апрелендә Яр Чаллы шәһәре Тынычлык проспекты 87/22 йорт адресы буенча КАМАЗ мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге шәһәркүләм буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара сәгать 10да башланачак.
Ярминкәдә шәһәрнең түбәндәге 15 оешмасыннан кадрлар белән эшләү белгечләре катнашачак: “Өстенлекләр коллекөиясе” ҖЧҖ, “Фея”ӨРР 83 номерлы балалар бакчасы, “КАМАЗ”-Логистик узәге” ПАҖ, “Содексо-ЕвроАзия” ҖЧҖ, “КАМАЗ” Пресс-рам заводы ПАҖ, РФ Тимер юл транспортының Куйбышев тимер юлындагы ведомствоара сак хезмәтенең Ульяновск отряд филиалы, “Газобетон” ҖЧҖ, “АСК-Групп” ҖЧҖ һ.б.
Эш бирүчеләр баш энергетик, санитар табиб, техника куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча инспектор, механизатор, эш бүлүче, балаларга татар теле укыту буенча тәрбияче – педагог, балаларга инглиз теле укыту буенча тәрбияче-педагог, менеджер, пешекче, камыр эшләнмәләре остасы, оператор, лаборант, кран машинисты, тикшерүче, дозалаучы, арматурчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, слесарь пресслаучы, электромонтер, көйләүче, токарь, аш бүлмәсе эшчесе, җитештерү һәм эш урыннарын җыештыручы һ.б буш эш урыннарын тәкъдим итәчәк.
Ярминкәгә килүчеләр кадрлар белән эшләүче белгечләр белән әңгәмә вакытында буш эш урыннары турында тулы мәгълүмат алачак (эшнең графигы, характеры, квалификацион таләпләр, эшкә түләү системасы һ.б.)