4 апрельдә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүче көне узачак. Чарада "РФ сәнәгать объектларын саклау ведомствосы" Идел буе федераль округы буенча федераль дәүләт унитар предприятиесе вәкилләре катнашачак.
Эшсез гражданнарга эш урынына ведомство саклау буенча төз атучы вакансиясе тәкъдим ителәчәк.
Чара сәгать 10:00да Зәй шәһәре Нефтьчеләр пр. 37б адресы буенча үткәреләчәк.