Бүген Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Ләйсән Насыйрова «Шәхси ресурслар белән эш” темасына “Медитация” клубының практик дәресен үткәрде.
"Медитация" клубы балаларның кәефен күтәрү, үз-үзенә ышанычны үстерүгә юнәлдерелгән.
Дәрес барышында балалар шәхси ресурсның нәрсә аңлатканы турында белде. Оештыручы сүзләренчә, гомумән алганда, чара уңай нәтиҗә күрсәтте.