“Бергә булдырачакбыз” Республика проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында Алабуга "Яңа йорт" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Яр Чаллы “Профкам” ҖЧҖ директоры Руслан Тимербаев ярдәме белән учреждениянең "кунак бүлмәсе"ндә косметик ремонт үткәрелде. Шулай ук, ТР буенча тикшерү идарәсе комитетының Алабуга шәһәрендәге тикшерү бүлеге подполковнигы Константин Ачаев газета-журнал өстәле һәм чәй сервизы алып бирде.
Исегезгә төшерәбез, "кунак бүлмәләре" җайланмасы приютта тәрбияләнүчеләрнең ата-аналар, башка туганнар, опекуннары белән очрашу үткәрү өчен кирәк.