Һөнәри юнәлеш бирү эше кысаларында Яр Чаллы "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт алучылар өчен СТВ-Медиа телекомпаниясенә һәм "Джойта" кондитер фабрикасына экскурсия оештырды.
Чараның максаты булып балаларны тележурналист һөнәре белән таныштыру торды. Экскурсия барышында балалар видеооператор, репортер, монтажер, тавыш режиссерының эше нәрсәдән гыйбарәт булу белән танышты.
Шулай ук, кондитер фабрикасына экскурсия дә бик кызыклы килеп чыкты. Балалар һәм аларның әти-әниләре җитештерү җитәкчелеге тарихы белән танышты, цехларда булды.