Шушы көннәрдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты балалар йорты карамагындагылар белән очрашты.
Чара барышында һөнәр сайлаганда нәрсәне исәпкә алырга кирәк, хезмәт базарын өйрәнү мәсьәләсе турында фикер алыштылар. Шулай ук, балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче уеннар да үткәрелде.