Бүген Менделеевск "Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган мәгълүмат сәгате оештырылды.
11 апрель – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Нәкъ менә бу көнне, 1945 елда Бухенвальд тоткыннары иреккә чыкты.
Приют тәрбиячесе Гөлүсә Бикчантаева “Бергә булдырабыз” проекты кысаларында мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән тегүче һөнәре белән таныштыру дәресе үткәрде.
Бүген Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрелде.
Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарын азат итү көне уңаеннан Минзәлә "Умырзая" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар элеккеге концлагерь әсире Тамара Мишанина янына барды.
2017 елның 11 апрель көнендә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрде.
Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә даими рәвештә юл-транспорт һәлакатен профилактикалау буенча чаралар үткәрелә.
Буа "Гармония" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы "Мин аралашырга телим" дип исемләнгән тренинг үткәрде.
11 апрель, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә, район ветераннар Советы рәисе, Алексеевск муниципаль район башлыгы Н.Глазунов, социаль яклау бүлеге белгече Л. Храмова, Подлесношенталинский авыл җирлеге башлыгы А. Җиһаншин һәм авыл җирлеге секретаре Г. Исламова Ишниязова Рәисә Валиевна янына барып, аңа изге теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде.
Аксубай универсаль технологияләр техникумы Бөек Җиңүгә 72 ел уңаеннан мактаулы каравыл оештырды. Төп мәйданда район җитәкчелеге һәм техникум катнашында тантаналы митинг оештырылды.