Бүген Түбән Кама шәһәренең 31 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең актлар залында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрелде.
Чарада 7 ветеран катнашты. Хәзерге вакытта Түбән Кама районында фашист концлагерьларының 9 элеккеге балигъ булмаган әсире яши.
Кунаклар алдында концерт программасы белән мәктәп укучылары һәм "Бию планетасы" коллективы чыгыш ясады. Котлау сүзе белән Түбән Кама районы башлыгы киңәшчесе, ветераннар Советы рәисе Григорий Китанов, 31 нче мәктәп директоры Илдар Габдуллахатов чыгыш ясады.
Укучылар ветераннарга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырды.