2017 елның 11 апрель көнендә Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Гөлия Мифтахова фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чара үткәрде.
Чара балаларны әлеге истәлекле көн белән таныштыру, аларда социаль-актив шәхес, гражданин һәм патриот позициясе формалаштыру максатыннан уздырылды.
Чара ахырында балаларга видеофильм күрсәтелде.