11 апрель көнне фашист концлагерьларлары тоткыннарын азат итү көне уңаеннан Аксубайда "Хәтер вахтасы" акциясе старт алды.

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Аксубай универсаль технологияләр техникумы Бөек Җиңүгә 72 ел уңаеннан мактаулы каравыл оештырды. Төп мәйданда район җитәкчелеге һәм техникум катнашында тантаналы митинг оештырылды.

“Традиция буенча бөек Җиңү бәйрәменә багышланган чаралар 9 майга кадәр оештырыла башлана”, – дип билгеләп үтте район башлыгы КамильГилманов.

Беренчеләрдән булып каравыл сакчылары арасында Артем Кабанов һәм Роза Кадыйрова булды. техникумның иң яхшы студентлары майга кадәр Мәңгелек ут янында мактаулы каравылда торачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International