ЯҢАЛЫКЛАР


12
апрель, 2017 ел
чәршәмбе

2017 елның 20 апрелендә Яр Чаллы шәһәре, Тынычлык проспекты, 87/22  йорт адресы буенча урнашкан КАМАЗ мәдәният сараенда халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Язгы изгелек атнасы» дип аталган буш эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәк. Чара сәгать10:00да башланачак.

 

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә истәлекле чаралар узды.

 

Аксубай "Хыял" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында “Бергә булдырабыз” Республика проектын тормышка ашыру дәвам итә.

 

 

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне кысаларында Чистай районы министрлык карамагындагы учреждениеләрдә тематик чаралар узды.

 

11 апрель Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Шул уңайдан Питрәч районы җитәкчелеге һәм “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр белән элекеге Дахау фашист концлагерыннан азат ителүче, Питрәч районында яшәүче Галимова Ирина Васильевнада булдылар.

 

13 апрель көнне Биектау районында "Чиста йорт – чиста ишегалды" акциясе старт алачак. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак (вафат) булган ветераннарның тол хатыннарына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылачак.

 

"Көчләүсез балачак" республика программасы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова психологик чара үткәрде.

 


11
апрель, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2017 597№ күрсәтмәсе нигезендә 2017 елның 30 мартыннан 24 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга конкурска гаризалар кабул итү үткәреләчәк.

 

Актив һәм намуслы эш бирүчеләрне бүләкләү максатыннан Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге "Җаваплы эш бирүче-2016" дип исемләнгән шәһәре конкурсы оештырылды.

 

Ел саен 11 апрель көнендә фашист концлагерьларыннан азат ителү көненә багышланган төрле истәлекле акцияләр оештырыла.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International