Лаеш районында фашист концлагерьларының элеккеге әсирләре янына бардылар

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

11 апрель – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне. Нәкъ менә бу көнне, 1945 елда Бухенвальд тоткыннары иреккә чыкты.

Лаеш районында фашист концлагерьларының өч әсире яши: Валентина Леонтьевна Йосыпова, Лидия Александровна Минеева һәм хәзерге вакытта Лаеш районы "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге карамагындагы 25 Октябрь поселыгында гомер итүче Алексей Александрович Филиппов.

Шулай итеп, әлеге әсиләр янына Лаеш районы сугыш һәм хезмәт ветераннарының советы рәисе Рашат Булатов, авыл җирлекләре башлыклары, 25 Октябрь поселыгы урта белем бирү мәктәбенең 5 класс укучылары килде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International