11 апрель, Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көнендә, район ветераннар Советы рәисе, Алексеевск муниципаль район башлыгы Н.Глазунов, социаль яклау бүлеге белгече Л. Храмова, Подлесношенталинский авыл җирлеге башлыгы А. Җиһаншин һәм авыл җирлеге секретаре Г. Исламова Ишниязова Рәисә Валиевна янына барып, аңа изге теләкләрен һәм бүләкләрен җиткерде.
Шулай ук, мәктәп укучылары ветеранга шигырьләр сөйләде, җырлар, биюләр башкарды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.