Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен семинар үткәреләчәк

2017 елның 11 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 30.03.2017 597№ күрсәтмәсе нигезендә 2017 елның 30 мартыннан 24 апреленә кадәр Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмалар өчен Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының грантларын алуга конкурска гаризалар кабул итү үткәреләчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы конкурста катнашу буенча коммерцияле булмаган оешмалар өчен мәгълүмати-методик семинарлар оештырачак.

Семинар 14 апрель көнне Казан ш., Батурин ур., 7, (137 каб.) адресы буенча 13.00 сәгатьтә узачак.

Әлеге чарада катнашу өчен хат темасында "Семинар" дип билгеләп, Dmitriy.Kamenskiy@tatar.ru электрон почта аша теркәлергә кирәк.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат Министрлыгының рәсми сайтында (www.mtsz.tatarstan.ru) "Бәйгеләр һәм акцияләр" битендә урнаштырылган http://mtsz.tatar.ru/rus/2017-god-1871597.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International