Биектау районында "Чиста йорт – чиста ишегалды" акциясе старт алачак

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

13 апрель көнне Биектау районында "Чиста йорт – чиста ишегалды" акциясе старт алачак. Әлеге чара Бөек Ватан сугышында катнашучыларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм Бөек Ватан сугышында һәлак (вафат) булган ветераннарның тол хатыннарына ярдәм күрсәтү максатыннан оештырылачак.

Акция кысаларында "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләре социаль хезмәт алучыларның ишегалды һәм йорт янын чүп-чардан җыештырачак, генераль җыештыру оештырачак.

Акция 13 майга кадәр дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International