Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне уңаеннан Казан комплекслы үзәге белгечләре чара үткәрде

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне кысаларында Казан шәһәренең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә истәлекле чаралар узды.

Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре фашист төрмәләре тоткынында булганнар янына барды, аларга бүләкләр тапшырды, нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде.

Моннан тыш, бу көнне “11 апрель – Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне” акциясе узды. Әлеге чараның максаты булып һәлак булганнарга һәм концлагерьларда исән калганнарга хәтер белдерү торды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International