Чистай районында фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган чаралар узды

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Халыкара фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көне кысаларында Чистай районы министрлык карамагындагы учреждениеләрдә тематик чаралар узды.

Шулай итеп, Чистай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Бухенвальдский набат" хәтер сәгате уздырылды, "Моабит дәфтәре" татар шагыйре Муса Җәлилнең шигырьләр циклы күргәзмәсе оештырылды.

"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре Чистай медицина училищесы волонтер-студентлары белән берлектә концерт үткәрде.

Шулай ук социаль-тернәкләндерү бүлекчәсе клиентлары өчен фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышланган мәгълүмат сәгате оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International