"Шәфкать" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагогы Наилә Турова тернәкләнү курсы узучы балалар өчен Кукмара туган якны өйрәнү музее экскурсия оештырды.
2017 нчы елның 11 нче апрель көненә Яр Чаллы шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1554 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 63 кешегә азрак.
Кичә Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы Вероника Шәрифуллина һәм социаль педагог Агафья Хәертдинова "Космос" дип исемләнгән чара үткәрде.
2017 елның 12 апрелендә тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Укучылар сараена” кунакка барды. Казан шәһәренең Кызыклы фән һәм техника йортыннан килгән белгечләр “Космос һәм техника дөньясында” дигән кызыклы чара үткәрде. Кунакта мәктәп укучылары да бар иде.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 11 нче апрель көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15 092 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 213 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,73% күрсәткечендә саклана.
"Язгы игелеклек атнасы" акциясе кысаларында Менделеевск "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә Менделеевск шәһәре Балалар сәнгать мәктәбе педагоглары тарафыннан "Язгы кәеф" дип исемләнгән хәйрия концерты оештырылды.
Бүген Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Елмаю" 30 нчы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр булды.
"Без бергә" клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү психологы Диләрә Зарипова тарафыннан инвалид балалар тәрбияләүче хатын-кызлар белән төркемле дәрес оештырылды.
Лениногорск "Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә фашист концлагерьларыннан тоткыннарны азат итү көненә багышлангын "хәтер сәгате" узды.
12 апрельдә Россиядә "Космонавтлар көне" билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм көне уңаеннан Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Космос һәм планета" дип исемләнгән уен-сәяхәте үткәрелде.