ЯҢАЛЫКЛАР


20
апрель, 2017 ел
пәнҗешәмбе

"Сәламәтлек безнең кулда" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диләрә Зарипова тарафыннан 11-13 яшьлек балалар өчен "Игелек" дип исемләнгән төркемле психологик дәрес үткәрелде.

 

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" кысаларында чаралар үткәрелеп килә.

 

Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел!" шигырь укучылар бәйгесенең беренче (сайлап алу) этабы үткәрелде.

 

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Чистай мәдәни үзәге Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты карамагындагылар өчен "Иллюзион" кинотеатрына экскурсия оештырды.

 

"Россия Балалары – 2017" операциясе барышында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү белгече Любовь Таирова балигъ булмаган балалар белән профилактик әңгәмә үткәрде.

 

Бүген, 20 апрель көнне, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева "Язгы игелек атнасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында донор көненә багышланган лекция-әңгәмә үткәрде.

 

"Язгы игелек атнасы" кысаларында Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барды.

 

Арча "Өмет чаткысы" балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында “Балаларга елмаю бүләк ит” дип аталган чираттагы чара узды.

 

Бүген Нурлатта социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен зональ профессиональ супервизия үтте.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International