"Өмет чаткысы" үзәгендә педагогика көллияте студентлары бәйрәм чарасы уздырды

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Арча "Өмет чаткысы" балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" акциясе кысаларында “Балаларга елмаю бүләк ит” дип аталган чираттагы чара узды.

Тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм Арча педагогика көллияте студентлары тарафыннан оештырылды. Чара барышында балалар волонтерлар белән бергә музыкаль бәйгеләрдә, уеннарда катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International