"Сәламәтлек безнең кулда" курсы кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Диләрә Зарипова тарафыннан 11-13 яшьлек балалар өчен "Игелек" дип исемләнгән төркемле психологик дәрес үткәрелде.
Чараның максаты – үзара аңлашу, бер-береңә ярдәм итергә өйрәтү.
"Хыял утрауы" һәм "Ярдәм" күнегүләре үткәрелде. Әлеге чара барышында балаларга гыйбрәтле хикәяләр укылды. . Аннары катнашучыларга игелекне тасвирлаучы рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде.