Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр арасында "Туган тел!" шигырь укучылар бәйгесенең беренче (сайлап алу) этабы үткәрелде.
Конкурсның максаты булып туган тел традицияләрен яңарту, Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларында тәрбияләнүчеләр арасында талантлы балаларны ачыклау торды.
I урынны кече яшьтәгеләр төркеме Дмитрий Рашитов, II урын Даниил Козлов һәм Артур Иванов, III урынны Яков Ильяшенко һәм Агата Савельева яулады.