Бүген, 20 апрель көнне, Кама Тамагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү бүлекчәсенең хезмәт буенча инструкторы Әлфия Гимадеева "Язгы игелек атнасы" Республика иреклеләр акциясе кысаларында донор көненә багышланган лекция-әңгәмә үткәрде.
Чарада катнашучылар үз тормышының ярдәм һәм игелек вакыйгалары турында сөйләде. Искиткеч шигырьләр донорлар турында Зәйтүнә Хисаметдинова, Нина Карпеева, Гөлсинә Шакирова укыды.