Бөгелмә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Игелекле эшләр эстафетасы" дәвам итә

2017 елның 20 апреле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Язгы игелек атнасы" кысаларында чаралар үткәрелеп килә.

Иртәдән учреждениедә "Елмаю" 36 нчы номерлы балалар бакчасының кечкенә кунаклары булды. Биредә балалар җырлар, биюләр, шигырь һәм хикәяләр программасы белән күңел ачу чарасы үткәрде.

Төштән соң волонтерлар ярдәме белән тернәкләнү үзәге карамагындагылар кинотеатрда булдылар.

Шулай ук, Бөгелмә аграр һәм Бөгелмә төзелеш колледжлары студентлары үзәк территориясендә җыештыру үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International