Бүген Нурлатта социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен зональ профессиональ супервизия үтте.
Чарада Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә Республика мәгълүмати-методик үзәге вәкилләре, социаль хезмәт күрсәтү үзәге директорлары, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Бөгелмә, Лениногорск, Яңа Чишмә, Нурлат, Спасс, Чирмешән районнары халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләренең аилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре, мөдирләре катнашты.
Чарада гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү үзенчәлекләре, социаль хезмәт күрсәтү инновацион программалар һәм технологияләре каралды.